16+

Балалар өчен цифрлы грамоталылыкны тикшерә торган онлайн квест уза

Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес уздыру кысаларында балалар өчен онлайн квест үтә.

Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес уздыру кысаларында балалар өчен онлайн квест үтә.

«Сетевичок» квестын октябрьдән ноябрь аена кадәр уздыру планлаштырыла. Онлайн бәйге барышында 1-11 сыйныф укучылары викториналарда, эсселар һәм рәсемнәр бәйгесендә катнаша. «Сетевичок» сайты киберкуркынычсызлык буенча яшүсмерләр арасында укытулар оештыра, авыр хәлдә калган вакытта аларга экспертлар ярдәмгә киләчәк. www.сетевичок.рф та мәктәп укучылары өчен дәресләр уздыруга булышлык итә торган видеодәресләр, видеолекцияләр һәм методик материаллар тәкъдим ителә. Квест җиңүчесе өч категориядә билгеләнелә: «Россиянең иң актив цифрлы төбәге», «Россиянең иң актив цифрлы мәктәбе», «Россиянең иң актив цифрлы укучысы».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading