16+

Балалар өчен яңа телеканалга исем сайлау максатыннан, бәйге игълан ителде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе балалар өчен татар телендә белем бирү каналының иң яхшы исеменә һәм яңгырашлы шигаренә бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа каналның төп максаты - кече яшьтән балаларга татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. Каналның аудиториясе - 14 яшькәчә балалар булачак. Балалар каналында мультфильмнар, кызыклы тапшырулар күрсәтеләчәк.
Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Төп таләп - тәкъдим ителгән исемнәр мәгълүматлы, кыска һәм истә кала торган булсын. Телеканалның исеме татар телендә булырга тиеш. Идеяләрне 2017 елның 8 гыйнварына кадәр balalar-tv@mail.ru почтасына юлларга кирәк. 9-13 гыйнварда иң уңышлы биш тәкъдимне сайлап алып, "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы сайтында тавыш бирү оештырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading