16+

Балалар нәрсә турында яза?

Бәллүр ябалак ияләре билгеле булды

Бәллүр ябалак ияләре билгеле булды

«Әкият» курчак театрында быел бишенче тапкыр оештырыла торган «Глаголица» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Халыкара статуска ия булган Россиядә бердәнбер «Глаголица» бәйсез әдәби премия «Счастливые истории» хәйрия фонды ярдәме белән уздырыла. Бу бәйге Россиядәге генә түгел, якын чит илләрдәге талантлы балаларны берләштерә. Беренче этаптан сайлап алынган 100 эш авторлары өчен Казанның «Байтик» лагеренда бер атна дәвамында танылган шагыйрьләр, язучылар белән очрашу, остаханәләрдә тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирелде. Бәйгедә катнашучылар Казанның истәлекле урыннарына, Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәт итте. Сайлап алу турын узган 10-17 яшьлек балалар проза, поэзия, эссеистика һәм тәрҗемә номинацияләрендә көч сынашты.

Конкурска иҗат эшләре ике телдә тәкъдим ителә. Ни кызганыч, Казанда татар телендә иҗат итүче балалар кими бара икән. Язучы Галимҗан Гыйльманов сүзләренчә, татар телле эшләр күбрәк авыллардан, районнардан килә.
– Минемчә, балаларның иҗат белән шөгыльләнүендә мәктәпләр бик мөһим роль уйный. Чистайдагы бер мәктәптән берничә бала катнаша, алар еш кына Гран-прига лаек була. Хәзер безгә татар телендә язучы шушы булган балаларны югалтмаска кирәк, – ди Галимҗан Гыйльманов.

Быел да бәйгенең төп бүләге – бәллүр ябалакка ия булучыларның берсе Чистайдан – Лиана Камалова. Ул 14-17 яшьлекләр арасында татар телендә поэзия номинациясендә җиңү яулады. Лиана бәйгедә инде өченче тапкыр катнаша. Былтыр да җиңүчеләр исемлегендә булган. Кызганыч, аягы сынып, остаханәләргә килә алмаган.

– Быел язучы Гаяз Исхакыйның тууына – 140 ел, шул уңайдан аны онытмасыннар, барысы да белсеннәр дип, аңа багышлап, шигырь яздым. Татар теленә, шигърияткә мәхәббәт уятканы өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучым Ирина Хәмидуллинага, әниемә рәхмәтлемен. Остаханәләрдә мин күп тәҗрибә тупладым, шигырь язуның яңа алымнары белән таныштым, тере шагыйрьләр белән аралаштым, – ди Чистай районының Татар Гаделшасы авылыннан Лиана.

Балалар һәм яшьләр төрле темаларга өстенлек бирә. Балалар язучысы Михаил Яснов әйтүенчә, быелгы эшләрдә ялгызлык, авыру, ата-анасыз калу кебек темалар баш күтәргән. Татар телендә проза жанрында Гран-при яулаган Актаныш районының Әтәс авылыннан Алия Хәбибуллина хикәясендә, урланган әйбер белән бәхет төзеп булмый, дигән фикерне ачкан.

Татар телендәге иң яхшы эшкә ел саен Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзеннән бүләк тә бирә. Ул быел өч эшне искәртеп узарга булган. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләгенә – Казаннан Язилә Сәгъдиева, Лениногорскидан Илсаф Ситдыйков, Чистайдан Альмир Гыйниятов лаек булдылар. «Глаголица» премиясе лауреатларына истәлеккә бүләкләр, китаплар, дипломнар тапшырылды. Эшләре альманах булып басылды. Кайбер әсәрләр буенча фильм һәм мультфильмнар да төшереләчәк.

Сергей Махотин, Россия балалар шагыйре:

– Балалар бик күп нәрсәгә сәләтле. Без бәйгедә катнашучыларга бала дип тә карамыйбыз, аларны коллегаларыбыз буларак кабул итәбез. Минемчә, әлеге премиядә иң мөһиме – җиңү түгел, ә иҗат мохитендә катнашу.

Роберт Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре:

– Балалар белән иҗади эшләү кирәк. Гомер буе «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында эшләдем. Анда балалар әдәбиятының штабы кебек иде. Хәзер кызганыч, мондый иҗади аралашу урыннары бик юк. Соңгы елларда Мәгариф һәм фән министрлыгы, Язучылар союзы бу өлкәдә эшлиләр анысы. «Глаголица» – ике телле премия. Географиясе дә бик киң. Төрле җирләрдән килгән төрле милләт балалары үзара аралаша, бергә иҗат итә. Мастер-класслар бик файдалы уза. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан килгән күренекле балалар язучыларының фикерләрен ишетү зур әһәмияткә ия. Мондый бәйгеләрнең булуына шатланам. Татар телендә язуларына рәхмәт.

Эльвира Мозаффар,
Алисә Шәрәфиева.
Фото: instagram.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading