16+

Балалар түгәрәк йорт төзергә хыяллана

Кайсын карагач елмаеп куясың, кайберләрен еламыйча карап булмый. Һәрберсе бала хокуклары турында сөйли, һәр язмада тирән мәгънә ята...

Кайсын карагач елмаеп куясың, кайберләрен еламыйча карап булмый. Һәрберсе бала хокуклары турында сөйли, һәр язмада тирән мәгънә ята...

Файдалы да, кирәкле дә эш. Бала үз хокукларын гына өйрәнеп калмый, роликлар төшереп акча да эшли ала. Иң күп балл җыйган ун видеоязма авторларына 20 мең сум күләмендә премия тапшырылды. «Бала – хокук даирәсендә» дип исемләнгән социаль роликлар бәйгесенең финалы турында әйтүем. Әлеге бәйге быел алтынчы тапкыр уздырылды.

Чараны уздыру идеясен Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек 2014 елда тәкъдим иткән булган. Хәзер аны оештыруда Татарстан Президенты да теләктәшлек күрсәтә.
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтүенчә, быел бәйгегә 328 ролик кабул ителгән.

– Алты ел дәвамында бу бәйгедә 11 меңнән артык үсмер үзенең көчен сынап карады. Быел Бала хокуклары турында конвенция кабул ителгәнгә 30 ел булды. Шуңа да күп иҗат төркемнәренә кызыксындыру бүләге тапшырдык. Алар 10 мең сум премия белән бүләкләнделәр. Балага үз хокукларын аңлату өчен нинди алым табарга икән, дип озак уйландык. Балалар үз хокуклары турында үзләре сөйләүдән дә отышлысы юктыр, – ди Гүзәл Удачина.

Роликлардан күренгәнчә, балаларны күбрәк гаиләдәге иминлек темасы борчый. Юлдагы куркынычсызлык темасын яктырткан, яктылык кайтаручы элементлар турындагы видеоязмалар да җитәрлек. Җиңүчеләрнең берсе Казанның 181нче мәктәбендә белем алучы Зәринә Габдерәшитова «Түгәрәк йорт» дигән ролик тәкъдим иткән. Видеоязманың герое – балалар йортында тәрбияләнүче егет әнисен сагына. Ул аны күз алдына да китерми, бары кызыл итекләрен генә хәтерли. Киләчәктә өйләнеп гаилә корырга, түгәрәк йорт салырга хыяллана. Ул йортның почмаклары булмаячак, барысы да анда бәхетле яшәчәк.

– Тема – бу көн өчен актуаль. Идея тугач, әни белән киңәшләшеп шундый ролик төшерергә булдык. Яшьтәшләрем арасында да тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр җитәрлек. Кеше хокуклары еш бозыла. Укучыларның укытучылар белән үзләрен дорфа тотуларын күрергә туры килә. Кызганыч, мәктәптә бала хокуклары турында дәресләр алып барылмый, – ди ролик авторы Зәринә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading