16+

Балалар товарлары сыйфаты буенча "кайнар линия" эшли

2015-2016 елгы уку елы якынлашуып килгән көннәрдә Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча халыкка тематик консультацияләр бирү эшен оештырды.

Республикада яшәүчеләр балалар товарларының куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча эш көннәрендә сәгать 10.00 алып сәгать 16.00 кадәр (843) 272-69-33 телефон номеры буенча, кулланучылар хокукларын яклау һәм балалар товарларының сыйфаты мәсьәләләре буенча эш көннәрендә сәгать 10.00 алып сәгать 16.00 кадәр 8-917-287-85-62 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Идарә белгечләре Татарстан Республикасы кулланучыларына балалар киемнәренең, аяк киемнәренең, уенчыклар, мәктәп формасының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре, әлеге төр товарларга булган гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча җавап бирәчәкләр.

"Кайнар линия" телефоннарына 2015 елның 6 сентябренә кадәр шалтыратырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading