16+

Захарова 9 майга һава торышы турында үз фикерен белдерде

Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова:» Җиңү көнендәге салкын һава торышы бу совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди тырышлык белән бирелгәнен искә төшерү», дип саный.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова:» Җиңү көнендәге салкын һава торышы бу совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди тырышлык белән бирелгәнен искә төшерү», дип саный.

"Бозлы, җилле, буранлы көн. Кар астында калган сиреньнәр бозланып ката... Берничә минуттан урамда куллар туңа, күзләр яшьләнә... 2024 елның 9 маендагы һава торышы Мәскәүдә иң суык көннәрнең берсе булды. Бәлки, Бөек Ватан Сугышы барган 4 елның ачлыкта һәм салкында ничек итеп Җиңү бирелгәнен аңларлар һәм хәтерләр өчендер бу», — дип язган түрә үзенең телеграм-каналында.

Элегрәк Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков салкын һава торышы Җиңү көнен бәйрәм итәргә һәм Кызыл мәйданда парад уздырырга комачауламаячак диде. Шунысы игътибарга лаек, парадның беренче минутларында кар ява башлады, ул тиз арада юкка чыкты, ә Россия Оборона министры Сергей Шойгу парад исәпләүләрен урап узганда һәм Россия Президенты Владимир Путин чыгышы вакытында кояшлы һава торышы урнашты. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading