16+

Балалар «Тукай тормышына сәяхәт» кылды

Казанның Идел буе районындагы 100нче мәктәбендә һәм анда урнашкан балалар бакчасында ел саен апрель аенда бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган чаралар гел булып тора. Әле күптән түгел үткән чарада республика семинарына килгән татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләр дә катнашты.

- Беренче чиратта педагогларыбызның эшен күрсәтәсебез, башкалар белән уртаклашасыбыз килде. КФУ профессоры Гөлшат Галиуллина да чарабызга теләп килде, - ди мәктәп директоры Рәхилә Абдуллина.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары, педагоглар «Тукай тормышына сәяхәт» исемле сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнаштылар. Алар килгән кунакларны, әти-әниләрне, балаларны 131 ел элек булган вакыйгаларга, кичерешләргә алып барып кайттылар. Кечкенәләр өчен «Тукай әкиятләренә сәяхәт» исемле интерактив уен да оештырылды. Алар үгет-нәсыйхәт биргән, тәрбиягә өйрәткән шигырьләрне сәхнәләштерделәр.

Укучылар һәм укытучылар бәйрәмдә бик теләп катнашты. Мондый бәйрәмнәр хезмәтне сөяргә, туган илеңнең, торган җиреңнең кадерен белергә өйрәтә. Әсәрләр ихтирам, әдәп, намус кебек сыйфатлар тәрбияли. Тукай татар, рус, инглиз телләрендә яңгырады. Халкыбызның җырлы-биюле уеннарын да искә төшердек. Китапханә хезмәткәрләре белән берлектә бәйге дә оештырдык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading