16+

Балалар яктылыкка өнди

Әлмәт шәһәренең бакчага йөрүче балалары, үзләренең тәрбиячеләре һәм автоинспекторлар белән берлектә, якты акция оештырдылар.

Әлмәт шәһәренең бакчага йөрүче балалары, үзләренең тәрбиячеләре һәм автоинспекторлар белән берлектә, якты акция оештырдылар.

Алар бабайларга һәм әбиләргә яктылык кайтара торган элементлар һәм юл хәрәкәте иминлеге белешмәләре тараттылар. Өлкән яшьтә күзнең күрү сәләте, ишетү, хәлне бәяләү начарлана. Автоинспекторлар өлкәннәргә киемнәренә яктылык кайта торган тамгалар һәм тасмалар беркетү файдалы булуын искәрттеләр. Караңгы вакытта мондый элементлар күреп алу ераклыгын бермә-бер арттыра. Балаларның да киемнәренә шушы элементларны беркетү кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading