16+

Балалар йортына эләгүдән куркып, бер ай әниләренең үлемен яшергәннәр

Малайларның берсенә - 15, икенчесенә 10 яшь.

Малайларның берсенә - 15, икенчесенә 10 яшь.

Бу хәл Мәскәүдә була. Улларын әниләре ялгызы тәрбияләгән. Ул тумышы белән Вьетнамнан булган, дип яза "Комсомольская правда".  Коронавирус белән авырып, әни кеше хастаханәдә үлә. Һәм аның  гәүдәсен Вьетнам диаспорасы аша туган иленә җибәрәләр. Балалар янына танышлары килгәләп йөри, ләкин вакыт үтү белән, ул да сирәк кенә килә башлый. Шуңа күрә абыйлы-энелегә мөстәкыйль яшәргә туры килә. Алар фатир өчен үзләре түлиләр, азык-төлек сатып алып, ашарга да әзерлиләр. Элеккечә мәктәпкә йөреп, әниләре үлүе турында беркемгә дә сөйләмәгәннәр. Шулай бер айдан артык дәвам иткән. Әмма берсе сыйныфташына сөйли, ә тегесе укытучыга әйтә. 
Балалар үзләрен депортацияләргә яки бер-береннән аерып, балалар йортына озатырлар дип курыкканнар, ләкин нәтиҗәдә барысы да яхшы килеп чыга: башта балалар йортына эләгәләр, ә аннары аларны бер гаилә үзенә ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading