16+

Балаларга чират җитте: Россиядә үсмерләр өчен вакцина теркәлү узган

“Гам-Ковид-Вак-М” хәзергә тикшеренүләрнең өченче этабын уза.

“Гам-Ковид-Вак-М” хәзергә тикшеренүләрнең өченче этабын уза.

Россиядә үсмерләр өчен коронавирус инфекциясенә каршы вакцина теркәү узган. “Гам-Ковид-Вак-М” дип аталган вакцинаны Гамалей исемендәге фәнни үзәк эшләп чыгарган. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белән хөкүмәт җыелышы вакытында вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, вакцинаны 24 ноябрьдә теркәү планлаштырылган.

Үсмерләргә вакцинаны әти-әнисе рөхсәте белән, әгәр дә бала 15 яшьтән олырак икән, үз теләге белән ясаячаклар. Әйләнешкә аны быелның декабрендә кертергә мөмкиннәр.

Җыелыш вакытында Владимир Путин 2 яшьтән зуррак балалар өчен дә вакцина булдырырга кирәклеген искәртте.

Мәскәү мэры урынбасары Анастасия Ракова билгеләп үткәнчә, хәзер “Спутник М” вакцинасының клиник тикшеренүләренең өченче этабы бара.

Тикшеренүләрнең өченче этабында 3 мең үсмер катнаша. Шуларның 2,4 меңенә вакцина, 600 е плацебо кадаячаклар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading