16+

Балаларга ковидка каршы вакцинаны 2022 елдан ясый башларга мөмкиннәр

Хәзерге вакытта “Спутник V” вакцинасын клиникаларда тикшерү бара.

Хәзерге вакытта “Спутник V” вакцинасын клиникаларда тикшерү бара.

2022 елның гыйнварыннан Россиядә коронавируска каршы вакцинаны 12-17 яшьлек үсмерләргә дә кадый башларга мөмкиннәр, дип белдергән Мәскәүнең 52 нче номерлы клиник хастаханәсе баш табибы Марьяна Лысенко. Хәзерге вакытта “Спутник V” вакцинасын клиникаларда тикшерү бара.

Сентябрь аенда Н.Ф. Гамалей исемендәге үзәк документларны туплап, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырган.

Билгеле булганча, үсмерләр өчен вакцинаны сынаулар Мәскәүдә 5 июльдә башланган иде. Һәр яшь төркеме өчен вакцинаның аерым концентрациясен сайлыйлар. Балалар һәрдаим табиблар күзәтүе астында торачак, дип яза "РИА Новости". 

Билгеле булганча, илдә коронавируска бәйле вәзгыять катлаулану сәбәпле, Президент Владимир Путин вакцинация темпларын тизләтергә өндәгән иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading