16+

"Балаларын күз карашыннан да куркып торырлык итеп тәрбияләгән ата-аналарга Путин ордены бирергә кирәк"

«Милли тәрбия ана сөте белән керергә тиеш. Татар рухы җелеккә сеңсә, татар халкы аны беркайчан югалтмый», — ди язучы Ркаил Зәйдулла.

Балаларны әти-әнисенең күз карашыннан да куркып торырлык итеп тәрбияләгән әти-әниләргә һәйкәл куярга кирәк. ТР Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шул фикердә. Бу хакта "Интертат" телеграм-каналы хәбәр итә.

«Интернет бөтен дөньяны камап алган чорда колакчын киеп, экранга төбәлгән бала үзгә дөньяда булганда, аңа тәрбия бирү түгел, йомыш кушуы да кыен, ул сине ишетми. Әти-әнинең кыек карашыннан да куырылып килгән балалар турында истәлекләр язучыларның әсәрләрендә генә калды. Бәлки, андый балалар сирәк-мирәк бардыр. Булса, аларның әти-әниләренә һәйкәл куярга, һичьюгы Путин исемендәге орден бирергә кирәк», — диде Ркаил Зәйдулла «Ак калфак» хатын-кызлар җыенында.

Ул милли үзаңны саклап калу, милләт яшәешенә терелек өстәп тору, беренче чиратта, хатын-кыз эше булуын искәртте. «Милли тәрбия ана сөте белән керергә тиеш. Татар рухы җелеккә сеңсә, татар халкы аны беркайчан югалтмый», — диде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading