16+

Балыкка дип киткән җиреннән югалган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Тукай районында югалган балыкчыны эзләү эшләре дәвам итүе турында хәбәр итте. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Тукай районында югалган балыкчыны эзләү эшләре дәвам итүе турында хәбәр итте. 

Татарстанда коткаручылар балыкка киткән җиреннән югалган 23 яшьлек ир-атны эзләүдә катнашалар, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Мәгьлүм булганча, 20 нче көнне егет Мамадышка балык тотарга киткән, 15 сәгать тирәсендә туганнарына шалтыраткан. Тиздән өйгә кайтырга җыенуын хәбәр иткән. Тик шуннан бирле элемтәгә чыгудан туктый. 

23 яшьлек ирнең югалуы турындагы хәбәр 16.50 сәгатьтә коткару номерына килеп ирешә. Урынга килеп җиткән коткаручылар Күперле һәм Шөкрәле авыллары арасындагы 13 квадрат километр мәйдандагы территорияне, Чаллы-Сарман автомобиль юл кырыйларын тикшергәннәр. Әмма әлегә бернинди дә хәбәрләр юк. 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading