16+

"Банкка рәхмәт" акчалардан җилләр искән

Чаллыда яшәүче бер хатын "банктан" шалтыратканнан соң, 736 мең сум акчасыннан колак каккан.

Чаллыда яшәүче бер хатын "банктан" шалтыратканнан соң, 736 мең сум акчасыннан колак каккан.

Имеш, аның исәп-хисап счетындагы акчаларын каядыр күчерергә җыенганнар.

"Челнинские известия" ачыклаганча, узган ялларда Яңа шәһәрдә яшәүче 65 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кармагына эләккән. Ханымга шалтыраткан ир-ат үзен банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштырган һәм аның счетыннан акча күчерелүе турында хәбәр иткән.

Зур суммага ия булган пенсионер, борчылып, шунда ук аның үтенечен үтәгән, җыйган акчаларын тизрәк икенче бер счетка күчерү өчен банк картасының бөтен тиешле кодларын атаган. Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге ханым 736 мең 360 сум акчасыннан колак каккан.

 Аның белдерүе буенча полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының банк счеты белән бәйле урлашу, ягьни 158 маддә буенча җинаять эше кузгатылган.  Тикшерү барышында мошенникның телефон номеры Мәскәүдә теркәлгән булуы ачыкланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading