«Татфондбанк» белән бәйле вазгыять аркасында, күп банк хезмәткәрләре эшсез калды. Бу, үз чиратында, эшсезлекне арттырдымы?
Альбина Гыймаева, Казан.
Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатуынча, республикада кайбер банклар ябылганнан соң, хезмәткәрләрнең күбесе башка эш урыннарын сайлаган. Республиканың мәшгульлек үзәкләренә банктан зыян күргән бары 154...
«Татфондбанк» белән бәйле вазгыять аркасында, күп банк хезмәткәрләре эшсез калды. Бу, үз чиратында, эшсезлекне арттырдымы?
Альбина Гыймаева, Казан.
Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатуынча, республикада кайбер банклар ябылганнан соң, хезмәткәрләрнең күбесе башка эш урыннарын сайлаган. Республиканың мәшгульлек үзәкләренә банктан зыян күргән бары 154 кеше мөрәҗәгать иткән. Кайбер банкларның ябылуы эшсезлек күрсәткеченә әллә ни йогынты ясамаган. Ул бары 3,7 процентны гына тәшкил итә. Быел күренмәгән хәл - вакансияләр 37 меңнән артып киткән. Моңа кадәр иң зур күрсәткеч 2014 елда теркәлгән - эшсезләр өчен 35 мең урын булган. Хәзер хезмәткәрләр, дәүләт программасы нигезендә, белгечлекләрен алыштыру, башка һөнәрне үзләштерүне дә өстен күрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар