7 апрельдә 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музееның әдәби салонында Россия рәссамнар берлегенең Татарстандагы оешмасы катнашында "Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем..." дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Соңгы елларда музейда талантлы рәссамнарыбызның әсәрләреннән шактый гына күргәзмәләр оештырылды. Алар арасында Г. Тукайның күңел халәтен бирә торган "Көзге мизгелләр", шагыйрьнең замандашларын һәм яшәгән...
7 апрельдә 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музееның әдәби салонында Россия рәссамнар берлегенең Татарстандагы оешмасы катнашында "Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем..." дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Соңгы елларда музейда талантлы рәссамнарыбызның әсәрләреннән шактый гына күргәзмәләр оештырылды. Алар арасында Г. Тукайның күңел халәтен бирә торган "Көзге мизгелләр", шагыйрьнең замандашларын һәм яшәгән мөһитен күрсәтүче "Тукай йолдызлыгы", әкиятләре буенча эшләнгән "Тукай дөньясы", Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган "Без сугышта юлбарыстан көчлебез..." дип исемләнгәннәре бар. Күргәзмәләр ТР Милли музей фондында, шәхси коллекцияләрдә саклана торган әсәрләрдән төзелә.
Чираттагы күргәзмә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 130-еллыгы уңаеннан оештырыла. Россия рәссамнар берлегенең Татарстандагы оешмасы белән берлектә төзелгән бу күргәзмәдә яше һәм яшәгән урыны, иҗади карашы, башкару ысулы төрле булган осталар катнаша.
Күргәзмәне атказанган сәнгать эшлеклесе Р. Мингазовның (Чистай шәһәре) графика жанрында эшләнгән Габдулла Тукай портреты ачып җибәрә. Г.Капитовның (Түбән-Кама шәһәре) «Шүрәле» графикасы, китап графикасы осталары, ТРның атказанган атказанган сәнгать эшлеклесе А.Тимергалинаның һәм С. Ибраһимованың эшләре шагыйрьнең туган ягын тасвирлый, шагыйрь әсәрләренә багышланган иллюстрацияләр Тукай иҗатының тирән фәлсәфәсен ачып бирә. Татарстанның халык рәссамы, станоклы графика остасы А.Иншаковның картинасы Г.Тукайның балачагын күзалларга ярдәм итә. Күренекле рәссамнар Н.Васильева һәм Л.Григорьева әсәрләрендә, А.Дерябинның "Курчаклар" сериясе нигезендә дә Г.Тукай шигърияте аһәңнәре ята.
Күргәзмә Г.Тукай әдәби музеенда 18 майга кадәр эшлиячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар