16+

Барнаул давылы китергән зыян миллионнарча сумны тәшкил итәчәк

Барнаулда булган давыл Р-256 федераль юлындагы хәрәкәтне туктаткан, шәһәргә керү юлын бикләгән.

Барнаул давылы китергән зыян миллионнарча сумны тәшкил итәчәк

Барнаулда булган давыл Р-256 федераль юлындагы хәрәкәтне туктаткан, шәһәргә керү юлын бикләгән.

Кичә 22 сәгатьтә башланган давыл 5-6 тонналы 3 йөк машинасын әйләндереп каплаган. Юлны ачу өчен махсус хезмәтләргә биш сәгать тир түгәргә туры килгән.
Моңардан тыш давыл нәтиҗәсендә федераль трассаның 8 чакрымга сузылган өлешен ауган һәм сынган йөзләрчә агачардан чистартканнар. 
Җирле хакимият гадәттән тыш хәл игълан итәргә мәҗбүр, берничә торак пункты әлегә утсыз һәм сусыз. Давыл нәтиҗәсендә күрелгән зыян миллионнарча сумны тәшкил итәчәк. Шәһәрдә күп җирдә агачлар ауган, реклама конструкцияләре ватылган, светофорлар эшләми. Һәлакәт урыннарында 98 бригада эшли (445 кеше һәм 164 берәмлек техника).
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading