16+

Баш табиб халык сорауларына җавап бирә

Сәламәтлек өлкәсе һәр кешене дә кызыксындыра, шуңа да халыктан медицинага кагылышлы сораулар еш килә. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Сәламәтлек өлкәсе һәр кешене дә кызыксындыра, шуңа да халыктан медицинага кагылышлы сораулар еш килә. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Ике көн дәвамында «Татар информ» агентлыгы билгеле бер сәгатьләрдә телефон һәм ватсап аша укучылардан сораулар җыйды. Әлеге акция кысаларында 30 дан артык сорау килгән. Сорау бирүчеләр арасында казанлылар, республика районнарында яшәүчеләр дә бар. Халыкның күбесен тар белгечләрдә дәвалану, операциягә язылу, район сырхауханәләреннән республика клиник хастаханәсенә юллама алу проблемалары борчый. Җаваплар бер айдан соң “События” газетасында һәм “Татар информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында басылып чыгачак.

Рафаэль Шәвәлиев, республика клиник хастаханәсенең баш табибы:

– Мондый проектлар, халык белән элемтә пациентларның мәнфәгатьләрен исә калып эшебезне дөрес юнәлештә алып барырга ярдәм итә. Республика клиник хастаханәсе – Татарстан районы халкына югары технологияле, махсуслашкан медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелгән күп профильле хастаханә. Без һәр кеше тиешле, сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен тырышабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading