Каринэ Хәбирова бала көтә, дип яза "Кызыл таң".
Сабыйның кайчан туачагы, шулай ук баланың җенесе әлегә хәбәр ителми. Хәбировлар гаиләсендә ике ул бар, берсе мәктәптә укый, икенчесенә өч яшь. Ә Радий Хәбировның беренче никахтан ике олы кызы бар. Радий Хәбировка 56 яшь.
Каринэ Хәбировага - 38, һөнәре буенча ул - врач-ортодонт. Башкортстан Башлыгы хатыны статусында иҗтимагый эшчәнлек белән актив шөгыльләнә, хәйрия һәм социаль проектларга ярдәм итә.
Фото: proufu.ru
Комментарийлар