16+

Башкортстан Ту-154 һәлакәтендә үлгәннәрнең туганнарына 1000 000 сум акча бирә

Башкортстан Республикасы 25 декабрьдә Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыккан Ту-154 очкычында гомере фаҗигале өзелгән башкортстанлыларның туганнарына 1әр млн сум акча бирәчәк. Россия Оборона министрлыгының Ту-154 һава судносында һәлак булганнарның гаиләләренә 1 тапкыр бирелә торган матди ярдәм республиканың резерв фондыннан алына. Бу хактагы карар Башкортстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Мәрданов тарафыннан имзаланган,...

25 декабрьдә Сочидан Сүриягә юл алган очкычта фаҗигале үлгән 92 кеше арасында Әмир Бакирович Хәсәнов белән Максим Александрович Иванов тумышы белән Башкортстаннан булганлыгы билгеле.

Шул ук вакытта "Согаз" иминиятләштерү компаниясендә әлеге авиаһәлакәттә үлгәннәрнең туганнарына иминият акчалары бирә башлаганнар. Россия Оборона министрлыгының һава судноларын файдаланганда өченче затлар гомеренә, сәламәтлегенә һәм (яки) милкенә зыян салуы җаваплылыгы нәкъ шушы компаниядә иминиятләштерелгән. Һәлак булган хәрби хезмәттәгеләрнең һәрберсенең гаиләсенә компенсация акчасы 5,8 млн сум тәшкил итә, шуның 2,337 млн сумы - иминият акчасы һәм 3,506 млн сумы - бер тапкыр бирелә торган пособие.

Авиаһәлакәт корбаннарының туганнары шулай ук авиаиминият буенча 2 млн сумга якын акча алачак, дип белдерә "Российская газета".

Моннан тыш, Саклык банкы/Сбербанк Ту-154тә һәлак булганнарның бурычларын һәм кредитларын сызып ташлау турында карар кылган. ВТБ банкы да шул мәсьәләдә ярдәм чаралары күрсәтеләчәген игълан итте. Бу хакта РБК хәбәр таратты.

Россия транспорт министры, авиаһәлакәтне тикшерү комиссиясе рәисе Максим Соколов сүзләренчә, бурычларны гамәлдән чыгару өчен һәлак булучыларның туганнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Гаризалар Саклык банкында да, Оборона министрлыгы белән Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының махсус штабларында да кабул ителә.

Саклык банкының "кайнар линия" телефоны: 8-800-100-11-66.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading