16+

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп Айгиз Баймөхәммәтов сайланды

Бу хакта үзенең сәхифәсендә шагыйрә Гөлназ Кутуева хәбәр итте.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе итеп Айгиз Баймөхәммәтов сайланды

Бу хакта үзенең сәхифәсендә шагыйрә Гөлназ Кутуева хәбәр итте.

Башкортстанда бүген җирле Язучылар берлегенең чираттагы съезды узган. Съезд нәтиҗәләре буенча берлек идарәсе рәисе итеп 34 яшьлек язучы һәм журналист Айгиз Баймөхәммәтов сайланган. Җитәкче вазифасына үз кандидатураларын шулай ук язучы Ринат Камал да куйган, ә Флюр Галимов үз кандидатурасын алган.

Айгиз Баймөхәммәтов - талантлы, яшь каләм иясе. Татарстан укучыларына яхшы таныш ул. Уңышлар, Айгиз!

Айгиз Баймөхәммәтов һәм Гөлназ Кутуева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading