16+

Башкортстандагы юл һәлакәтендә биш кеше һәлак булган

Башкортстанның Туймазы районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын ике кеше төрле җәрәхәтләр алган, дип яза Интерфакс агентлыгы.

Башкортстанның Туймазы районында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, тагын ике кеше төрле җәрәхәтләр алган, дип яза Интерфакс агентлыгы.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте якшәмбе көнне хәбәр иткәнчә, Октябрьский-Имәнгол юлында Мәскәү вакыты белән 2:00 сәгать тирәсендә "Лада Калина" һәм "Ниссан" машиналары бәрелешкән.
"Һәлакәт нәтиҗәсендә, беренчел мәгълүматлар буенча, биш кешенең гомере өзелгән - дүртесе "Калина" машинасыннан, бересе "Ниссан"нан. Ике кешенең җәрәхәт алуы турында мәгълүмат бар", - дип хәбәр иткәннәр матбугат хезмәтеннән.
Хәзерге вакытта фаҗига булган урында тикшерү-оператив төркеме эшли. Һәлак булганнарның шәхесе, шулай ук юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading