16+

Башланган эш – беткән эш

Шәһәр мохитен уңайлы итү республикада уңышлы рәвештә тормышка ашырылганы яхшы мәгълүм. Уңайлы шәһәр мохите тудыру максатыннан, май аенда Бөтенроссия проектлар бәйгесе уздырылды.

Башланган эш – беткән эш

Шәһәр мохитен уңайлы итү республикада уңышлы рәвештә тормышка ашырылганы яхшы мәгълүм. Уңайлы шәһәр мохите тудыру максатыннан, май аенда Бөтенроссия проектлар бәйгесе уздырылды.

Шул бәйгедә быел Татарстаннан 14 проект барлыгы 920 млн сумлык грант отты. Шәһәр мохитен төзекләндерү мониторингы үзәгенең координаторы һәм Мәскәүнең архитектура институты проректоры Павел Жбанов әйтүенчә, бу сан – бүтән субъектлардагы күрсәткечтән зуррак. Грантларның төзелеш эшенә китүе контрольдә тотыла, проектлар буенча төзелеш эшләре шушы елның 31 декабренә кадәр тәмамланган булырга тиеш. Шушы процессны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштыру һәм шәһәрдә уңайлы мохит тудыру буенча проблемалар турында сөйләшү максатында 3 июль көнне түгәрәк өстәл узды.

Павел Жбанов Татарстанда үзләре күрергә өлгергән алты шәһәрдә (Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск, Чистай) проект кысаларында барган төзелеш эшләре турында сөйләде. Ул Татарстан шәһәрләрен яшәр өчен уңайлы итүнең нәтиҗәлелеген ассызыклады: «Татарстанда шәһәрләрне уңайлы итү максатыннан эшнең күптән башланганы сизелеп тора», – диде. Шул ук вакытта Минзәлә, Алабуга, Болгар, Биләр, Әгерҗедә проект буенча төзелеш эшләренең әле дә башланмаганлыгын әйтте. Моны әлеге объектларның тарихи әһәмияткә ия булуы, шуңа бәйле рәвештә аларга экспертиза, документ эшләренең өстәлүе белән аңлатты. (Проектлар шушы елның 31 декабренә кадәр тормышка ашырылмаса, алар өчен бирелгән грант кире алыначак, өстәвенә, бер генә проекттан түгел, ә региондагы грант откан бар проектлардан).

Павел Жбанов шулай ук эшнең кайбер очракларда ахырына кадәр җиткерелмәве турында да әйтеп үтте. «Чистайда, мәсәлән, бульвардагы төзелеш эшләре башланган да ташлап калдырылган», – диде ул.

«Татарстанга килүебез – әзерлекне тикшерү өчен. 14 – җиңүчеләр саны гына түгел, ул – масштаб нәтиҗәсе. Республикада контрольне хөкүмәт тормышка ашыра, димәк, барысы да төзелеп бара. Ә башка регионнарда проблемалар туып тора», – диде координатор. Бәйге форматының яңалыгын бүлеп бирелгән федераль акчаның күләме белән аңлатты: «Бу – фонтаннар-утыргычлар ясап кую гына түгел, бу инде пространство, киңлекләр белән эш итү», – диде ул. Чыннан да, шулай. Жбанов сөйләп киткән Азнакай шәһәрендә проспект яңартыла, Баулыдагы зур территориядә бассейн, стадион һәм тагын берничә объекттан торган мәйдан әзерләнә, Лениногорскта Горький паркы яңартыла, ипподром белән күзәтү тәгәрмәче дә куелыр дип көтелә (әлбәттә, федераль акчага түгел, ә республиканыкына) һ.б. Павел Жбанов Лаешта тормышка ашырылачак проектны аерым мактауга лаек дип тапты: «Әлеге проект милли масштабларда гына түгел, ә бөтендөнья масштабларында. Биредәге балалар мәйданчыгы проектын милли стандарт дип танырга кирәк», – диде.

Миләүшә Гафурова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading