16+

Бассейнда чак кына батып үлмәгән кызчык комадан чыккан

Матбугат чаралары тарафыннан бассейнда батып үлгән дип аталган кызчык комадан чыккан.

Матбугат чаралары тарафыннан бассейнда батып үлгән дип аталган кызчык комадан чыккан.

Узган атна ахырында социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында ике яшьлек кызның Мамадыш районындагы шәхси йорттагы бассейнда батып үлүе турында мәгълүмат таралды. 
«Татар-информ» га билгеле булганча, бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кызчыкны ашыгыч ярдәм машинасында ДРКБга алып килгәннәр. Табиблар әле дә аның тормышы өчен көрәшә, бала комада булган.
— Кызчыкны ясалма комадан чыгардык, ул аңына килде. Әтисе аның янында, ул хәтта "әти" дип әйтергә, йөрергә тырыша. Мин аның сулыш алуын тыңларга палатага кергән идем, ул каршылык күрсәтә башлады, бу югары нерв эшчәнлегенең саклануын күрсәтә. Сулыш алу буенча авырлык юк, барысы да нормада,-дип хәбәр итте Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-пульмонологы Илдар Зиннәтуллин.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл Мамадыш районында 27 июльдә килеп чыккан иде.

Түбән Камада яшәүче хатын өч баласы белән туганнарына кунакка кайткан. Хатын-кызлар көндез бакчага чүп утарга чыккан һәм өлкәнрәк яшьтәге балаларны кечкенәләрен карарга дип калдырганнар. Хуҗабикәнең олы кызы мунчага су ташыган, кечерәкләр үзләре генә караусыз калган. Шул вакытта кыз ике яшьлек сабыйның бассейнда йөзтүбән капланганын күреп ала.

Кызның кычкыруына һәлак булган кызчыкның әнисе йөгереп чыга. Ул балага ясалма сулыш ясый башлый. Җирле табиб килә, ул Ашыгыч ярдәм табибларын чакыра. Кызчык комага киткән була. Ашыгыч ярдәм бригадасына каршы фельдшер үзенең шәхси машинасында баланы алып бара. Алар юлда очраша, әни белән баланы махсус машинага күчерәләр.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading