16+

Бассейннарны 6 сәгать саен чистартып торачаклар

Спортның су төрләре сарае белән янәшә су тубы матчлары өчен вакытлыча куелган бассейнга су тутырыла башлады.

Спортның су төрләре сарае белән янәшә су тубы матчлары өчен вакытлыча куелган бассейнга су тутырыла башлады.

- Моннан берничә атна элек кенә фундаментны урнаштыру буенча әзерлек эшләре башланган иде. Бүген исә бассейн тулысынча әзер. Ттамашачылар өчен каралган трибуналар өстенә япма һәм бассейн кырыена бортлар урнаштырасы гына калды, - ди Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль секретаре Ранко Тепавчевич.

Ватерполчыларның беренче күнекмәләре 23 июльдә башлана. Россия, Казахстан һәм Канада җыелма командалары Казанга 18 июльдә килер һәм рәсми булмаган тренировка көннәрен башлар дип көтелә.

"Kazan-Arena"стадионында 2 бассейн урнаштырылган. 50 метр озынлыктагы төп бассейнның тирәнлеге - 3 метр. Аның берсендә йөзү, синхронлы йөзү буенча ярышлар үтәчәк, икенчесе исә тренировкалар өчен каралган.

Әлеге бассейннар нәкъ Олимпия уеннарындагы кебек. Аларны FINAның күп еллар партнеры булган халыкара компания урнаштырган. Бассейннар тутыкмас корычтан эшләнгән металл корылмалардан җыелган. Әлеге корылмалар су һәм һава үткәрми торган махсус япма - понилвинилхлорид белән капланган. Бу, үз чиратында, 100 процент герметиклыкны тәэмин итәчәк, дип хәбәр итте журналистларга пресс-тур барышында Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров.

Төп бассейндагы су 4, тренировкалар өчен каралганы 3 фильтр ярдәмендә тәүлек әйләнәсендә 6 сәгать саен чистартылып торачак. Азат Кадыйров билгеләп узганча, бассейннардагы суның сыйфаты, температурасы Россиянең стационар йөзү бассейннары өчен каралган санитария-эпидемиология таләпләренә туры киләчәк.

- Бүген чемпионат объектларын әзерләү буенча эшләр финиш сызыгына якынлаша. Барысы да график буенча башкарыла. Аерым алганда, "Kazan-Arena" стадионының Спортның су төрләре буенча FINA XVI Дөнья чемпионатына әзерлеге 75 процент дәрәҗәдә дип әйтергә була, - ди Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading