16+

Юл-транспорт һәлакәтендә йөк машинасы йөртүчесе hәлак булган

Авария 19 ноябрь көнне иртә белән федераль юлда килеп чыккан.

Авария 19 ноябрь көнне иртә белән федераль юлда килеп чыккан.

Баулы шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 19 ноябрьдә иртәнге 8дә Казан-Оренбург автоюлының 392 километрында булган.
DAF автомобиле белән идарә итүче Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче 39 яшьлек ир каршы юнәлешкә килеп чыга һәм юл кырыена төшеп каплана. Машина йөртүче ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче җан биргән. Авария буенча тикшерү бара.

В Бавлинском районе в ДТП погиб водитель грузовика

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading