16+

БДИ алдыннан Татарстан гимназиясендә бәдрәф ишекләрен «кисеп алганнар»

Мәгариф идарәсендә бу хәлгә аңлатма бирелгән.

Мәгариф идарәсендә бу хәлгә аңлатма бирелгән.

Бу хакта "Республика Татарстан" хәбәр итә. 

Саба районы гимназиясендә бер укучының бәдрәфтә төшкән фотосы бүген социаль челтәрләрне айкап чыкты. Алардан күренгәнчә, бәдрәф кабиналарындагы яңа ишекләр укучыларның билен дә капламый. Телеграм-каналларда әйтелгәнчә, моны махсус рәвештә БДИ алдыннан балалар "шпаргалка"дан күчерә алмасын өчен эшләгәннәр.

Саба районы мәгариф идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, гимназия чыннан да БДИ уздыру пункты булса да, бәдрәфләрдәге ишекләрне алыштыру моның белән бәйле түгел, ә социаль челтәрләрдәге фото – ялган.

Бу ремонт эшләре элеккеге зур ишекләрнең боҗралары конструкцияне тотып тормаганга һәм еш кына ишекләрне ремонтларга туры килгәнгә бәйле. Алмаштырылган ишекләрнең биеклге идәннән 1,40 метр тәшкил итә, бу кабул ителгән гигиена шартларын тәэмин итә. Интернет челтәрендә таратылган фотолар чынбарлыкка туры килми: бала махсус берәр нәрсәгә басып фотога төшкән,-дип аңлата район мәгариф идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мәктәпләрендә БДИ иртәгә, 23 майда башлана. Укучылар беренче булып әдәбият, география, химия һәм туган тел буенча имтихан тапшырачак. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading