16+

БДИны компьютердан?

Бу көннәрдә мәктәп укучылары БДИдан фәннәр сайлау белән мәшгуль. Озакламый имтихан бирер чак да җитә.

Бу көннәрдә мәктәп укучылары БДИдан фәннәр сайлау белән мәшгуль. Озакламый имтихан бирер чак да җитә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт БДИны компьютер формасына күчерү  куркыныч, дип саный. Бу бернинди проблеманы  да хәл итмәячәк, икән.

— БДИга нинди дә булса яңалык кертү турында фикер алышканда, без һәрвакыт бу үзгәрешнең нинди дә булса мәсьәләне чишәргә булышуын күрәбез. Тәкъдим ителгән яңалыкны мәктәптәге эшчәнлек белән чагыштырабыз, – дип белдергәннәр РИА Новости агентлыгына. – Фәннәрне компьютер формасына тиз арада күчерү –   бик чыгымлы һәм куркыныч чара. Ул бернинди иҗтимагый әһәмияткә ия проблемаларны да хәл итми.

БДИ буенча балларның зур өлешен чыгарылыш сыйныф укучылары тулы җаваплары өчен ала. Инша язу, биремнәрне дөрес чишү, аргументлы аңлатмалар да югары баллар китерә. Хәзерге вакытта менә шундый җаваплар БДИ биременең төп өлешен тәшкил итәчәк. Ә менә “ясалма интеллект белән башкарылган эшләрне сыйфатлы бәяләү буенча кулай технологияләр әлегә юк”, дип аңлата мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек хезмәте.

Шул ук вакытта быелдан бер имтихан тулысынча компьютерда тапшырыла. Сүз информатика фәне турында бара. Бу бер караганда гаҗәп тә түгел кебек. Әмма башка фәннәр буенча мондый форматны әлегә кулланмаячаклар. Бигрәк тә математика, физика һәм химия буенча киңәйтеп язылган җаваплар, күп формулалар тулысынча язуны таләп итә.

Шунда ук “Әлеге имтиханнарны компьютерлаштыру – якын киләчәктә күтәрелә торган мәсьәлә түгел”, – дип ассызыклаганнар күзәтчелек хезмәтендә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading