16+

БДИны икенче тапкыр тапшырырга мөмкин

Бу көздә мәҗбүри предметлар буенча (рус теле һәм математика) минималь күрсәткечләрне җыя алмаган Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын янәдән биреп карау мөмкинлеге биреләчәк.

Бу көздә мәҗбүри предметлар буенча (рус теле һәм математика) минималь күрсәткечләрне җыя алмаган Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын янәдән биреп карау мөмкинлеге биреләчәк.

БДИны бердәм җәдвәл көннәрендә янәдән тапшырып булачак: 26-нчы сентябрь - математика (база дәрҗәсе), математика (профиль дәрәҗәсе), 29-нчы сентябрь - рус теле, 9-нчы октябрь - математика (база дәрәҗәсе), математика (профиль дәрәҗәсе), рус теле.

БДИны тапшырыр өчен 2015 елның 25 августыннан 12 сентябренә кадәр Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгенә (Боевая ур., 13) гариза бирергә кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading