16+

Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергән өчен 20 елга хөкем ителде

Татарстанда 31 яшьлек Аксубайда яшәүчегә хөкем карары чыгарылган.

Татарстанда 31 яшьлек Аксубайда яшәүчегә хөкем карары чыгарылган.

Татарстанда РФ Җинаять кодексының 161 маддәсенең 2 нче өлеше (үтерү), РФ Җинаять кодексының 161 маддәсенең 2 нче өлеше (урлау), 306 маддәсенең 3 нче өлеше (ялган шикаятъ), РФ Җинаять кодексының 294 нче маддәсенең 2 нче өлеше (гадел хөкем һәм алдан тикшерү үткәрүгә каршы тору) буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган 31 яшьлек иргә суд хөкем карары чыгарды.

2020 елның 17 сентябрь кичендә Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә явыз ниятле кеше Бөек Ватан сугышы ветераны 89 яшьлек хатын-кыз йортына үтеп кергән һәм аннан акча таләп итә башлаган. Пенсионердан 85 мең сум урлап, ул аны буып үтергән һәм башына үтүк белән суккан. Авыр тән җәрәхәтләре алган әби урында ук вафат булган.

Суд карары белән җинаятьчегә 20 ел иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading