16+

Белеп тору бәладән саклый

Җаваплылыкка тартылган юридик затларның 90 проценты, кагыйдә буларак, «Көндәшлекне яклау турында»гы законны ничек бозулары турында белми дә. Шуңа да компанияләргә монополиягә каршы комплаенс керткән очракта эшмәкәрләр булырга мөмкин саналган куркынычлар һәм аларны бетерү турында белеп торачак.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина журналистларга шул хакта сөйләде.
Аның сүзләренчә, монополиягә каршы комплаенс февраль аенда Татарстандагы барлык министрлык һәм ведомстволарга кертелгән. Җирле үзидарә органнарына исә әлегә тәкъдим генә ителгән.

– Комплаенсның максаты – монополиягә каршы куркынычларны минимальләштерү һәм юкка чыгару. Министрлыклар һәм ведомстволарга кертелгән комплаенсның нәтиҗәләре турында ел ахырында гына сөйләп булачак. Барлык хезмәткәрләр дә махсус курслар үтте, аерым штат булдырылмады, – диде ул.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында карала торган «Көндәшлекне яклау турында»гы законга үзгәрешләр кертүне күз уңында тоткан монополиягә каршы бишенче документта комплаенсны дәүләт органнарына һәм компанияләренә мәҗбүри кертү турында язылганлыгын да хәбәр итте спикер.

Комплаенс Көнбатыш Европада: Германия һәм Франциядә күптән кулланыла. Бу система Казахстанда да закон белән теркәлгән. ­Россия базарында эшләүче күп кенә компанияләр әлеге инструментны эчке системаларына керткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading