16+

Белмәгән дустыңа открытка җибәр

Июнь ае дәвамында казанлылар "Дустыңа открытка" социаль акциясендә катнаша ала.

Июнь ае дәвамында казанлылар "Дустыңа открытка" социаль акциясендә катнаша ала.

Әлеге чара кысаларында теләге булган һәр кешегә дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүчегә открытка җибәрү мөмкинлеге бар. Әлеге акцияне "Без - ул тынычлык" республика яшьләр программасы кысаларында уздыралар. Чараның төп максаты - кешеләргә дөньяның теләсә кайсы почмагыннан открытка алу мөмкинлеге булдыру, милләтара хезмәттәшлекне ныгыту өчен шартлар тудыру. Акциясе барышында адресатны сайлау очраклы рәвештә башкарыла. Открытка җибәрергә теләге булган кеше әзер адреслар тутырылган тартмадан бер адрес ала һәм шуның буенча открыткасын юллый.

Акция Казанда 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading