16+

Белми калмагыз: бүген - соңгы көн!

Бүген, 30 апрельдән, Казанда торак йортларны җылылык белән тәэмин итү сезоны тәмамланачак.

Бүген, 30 апрельдән, Казанда торак йортларны җылылык белән тәэмин итү сезоны тәмамланачак.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, тиешле карар шәһәр башкарма комитетында имзаланды.

Кинәт суыткан очракта, температура режимы тотрыклы дип билгеләнгәнче (+8 градустан югары), беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектларының, балалар учреждениеләренең җылылык чыганакларының һәм үзәк җылыту системаларының әзерлеген тәэмин итәргә кирәклеге искәртелә.

Бу эш Район администрацияләренә, «Иске шәһәр» префектурасына, Мәгариф идарәсенә, Мәдәният идарәсенә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Физик культура һәм спорт комитетына, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына йөкләнә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading