16+

Бер атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8289 кеше мөрәҗәгать иткән

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6535 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 55 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 184 очрак теркәлгән.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6535 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 55 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 184 очрак теркәлгән.

Бер атна эчендә ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы җәмәгать урыннарына 1166 тапкыр барган, 1007 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 27 тапкыр чакыртылганнар, аларда 27 кеше зыян күргән, 16 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше үлгән.

Янгын очракларына табиблар 23 тапкыр чакыртылган, аларда 6 кеше зыян күргән, берсе үлгән. Шулай ук бала табу очраклары уңаеннан табибларга 70 чакыру килгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading