16+

Бер бабай, йөзәргә өйрәтәм дип, оныгын батырып үтергән

Фаҗига Алтай өлкәсенең Комсомольский бистәсе янында килеп чыккан.

Фаҗига Алтай өлкәсенең Комсомольский бистәсе янында килеп чыккан.

7 яшьлек малай бабасына кунакка килгән булган. Сәрхүш бабай  бик тиз генә оныгын йөзәргә өйрәтү ниятеннән, көймәсен алып, су буена киткән.

Бабай малайны көймәгә бәйләп суга аткан һәм аңа ничек йөзәргә кирәклеген аңлатып торган. Кинәт көймә әйләнеп капланган һәм аңа бәйләнгән бала су астына киткән. Малай батып үлгән.

Бабайга карата җинаять эше ачылган, ул үз гаебен таныган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading