16+

Бер-береңнән бер метр ераклыкта йөр

01 апреля 2020, 10:00
1491
0
0
Уку өчен 2 минут

Роспотребнадзор гражданнарны бер-берсеннән ким дигәндә бер метр ераклыкта йөрергә кирәклеге турында кисәтә.

Роспотребнадзор гражданнарны бер-берсеннән ким дигәндә бер метр ераклыкта йөрергә кирәклеге турында кисәтә.

Роспотребнадзор россиялеләргә 1 метрдан да ким булмаган дистанцияне үтәргә кушты. Гражданнар бу кагыйдәләрне һәркайда (таксидан тыш) үтәргә тиеш.

"Гражданнарга бер-берсе белән дистанцияне 1 метрдан да ким булмаган ераклыкта тотарга киңәш ителә, бу җәмәгать урыннары һәм җәмәгать транспортына да кагыла, дөрес, моңа таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу хезмәтләре  керми", - дип белдерде Россия баш дәүләт санитария табибы Анна Попова.

Шулай ук Роспотребнадзорда коронавирусның һава-тамчы юлы белән тапшырылуы турында да аңлатылды. Хезмәт мәгълүматлары буенча, мондый ысул аша, гадәттә, чир йоктырган кеше белән тыгыз элемтәдә, ягьни 1 метр якынлыкта  булган очракта йога.

Һава аша вирус бер метрдан артык ераклыкта күчә. Диаметры 5 мкм дан кимрәк булган вирус кисәкчекләре озак вакыт дәвамында һавада калырга мөмкин. 

31 мартка Россиядә 2337 авыру ачыкланган. Дөньяда барлыгы 859 мең кеше әлеге чирне йоктырган.

 


Чыганак: iz.ru
Фото: pixabay.com


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading