16+

Бер әби мәктәп таныклыгын 90 яшендә алган

Америкада Элеанор Бенц исемле әби 90 яше тулган көнне кулына белем алу таныклыгы алган.

Бер әби мәктәп таныклыгын 90 яшендә алган

Америкада Элеанор Бенц исемле әби 90 яше тулган көнне кулына белем алу таныклыгы алган.

Ул мәктәпне, эшкә урнашу сәбәпле, соңгы сыйныфта укыганда – 1936 елда ташлаган булган.

Аннары кияүгә чыккан, 15 бала тәрбияләп үстергән. Мәктәпкә кире әйләнеп кайтырга вакыты булмаган. Һәм менә туган көне алдыннан ул зур үкенече барлыгы – белем алу таныклыгы ала алмавы хакында белдергән. Балалары һәм оныклары, шул мәктәп белән элемтәгә кереп, архивларны актарткан һәм туган көнендә аңа тантаналы рәвештә таныклык тапшырганнар.

Фото: lenta.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading