16+

Бер гаиләдән ике бала роллы ашап үлгән

Кич белән әбиләре килсә, икесе үлеп ята...

Кич белән әбиләре килсә, икесе үлеп ята...

Красноярск краенда 6 яшьлек кыз белән 4 яшьлек малай сәер шартларда үлгән. Әниләре сүзләренчә, ул кич белән өч баласына да роллылар ашаткан. Ул аларны үзе официант булып эшли торган кафедан алып кайткан. Иртән балалар сау-сәламәт булган, чәй эчкәннәр. Әти-әниләрен эшкә озатканнар. Кич белән әбиләре килсә, икесе үлеп ята ди. Бер бала исән калган, ул да агуланган булган, хастаханәдә аңа беренче ярдәм күрсәтелгән. Балаларның үлем сәбәбен суд медициансы экспертизасы ачыклаячак. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре кафеның эшчәнлеген дә тикшерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading