16+

Бер миллиард отсагыз, нишләр идегез?

Яңа елда үткәрелә торган традицион лотореяда Мәскәү өлкәсендә яшәүче ханым бер миллиард сум акча откан. Тик җиңүче белән озын яллардан соң гына хәбәрләшкәннәр. 

Яңа елда үткәрелә торган традицион лотореяда Мәскәү өлкәсендә яшәүче ханым бер миллиард сум акча откан. Тик җиңүче белән озын яллардан соң гына хәбәрләшкәннәр. 

«Белмим, үземне миллиардер итеп хис итмим», – дип сөйләгән телеканалда Надежда Бартош. Шунда ук хикмәт акчада да, аның күплегендә дә түгел, дип белдергән. Откан акчаны ул файдалы һәм кирәкле эшләргә – бизнесын үстерүгә һәм хәйрия эшләренә тотачагын сөйләгән. 

Билгеле булганча, отышлы билетлар 10 миллион сумнан артса, аларның дөреслеген 40 көн дәвамында тикшерәләр. Шуннан соң 13 процент салым алынып, ярты ел дәвамында ул җиңүченең исәп-хисап счетына күчәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Отсам бик шатланыр идём. Рэхмэтлэр эйтеп алып, бер коттедж салыр идём.

    Мөһим

    loading