16+

Бераз суыткач, Татарстанда аномаль эссе һава урнашачак

Температура +31…+36 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бераз суыткач, Татарстанда аномаль эссе һава урнашачак

Температура +31…+36 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда кыска вакытлы салкыннардан соң киләсе атнада янәдән аномаль эссе һава торышы урнашачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 

Шимбә, 11 июльдә, республикада һава температурасы чагыштырмача түбән булачак. Әмма якшәмбе көнне үк һава температурасы әкренләп күтәрелә башлаячак. 

Якшәмбе төнендә, 12 июльдә 11-16 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +26…+31 градус булачак. Шул ук вакытта антициклон йогынтысы да саклана — төбәк территориясендә элеккечә явым-төшем ихтималы аз, дип белдерә синоптиклар. 

Дүшәмбе, 13 июльдә төньяк-көнбатыш циклонының җылы секторы Татарстанга кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк, көндез яшен булырга мөмкин. Яшен вакытында җил тизлеге кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы 13-18, көндез 29-34 градус җылы булачак. 

Метеорологларның беренчел фаразларына караганда, сишәмбе, 14 июльдә һәм чәршәмбе, 15 июльдә республикада кабаттан аномаль эссе һава торышы урнашачак. Температура +31…+36 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканың көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading