16+

«Бердәм Россия» хисап тота

«Бердәм Россия» фракциясе Татарстан Дәүләт Советында 2016 елның беренче ярты еллык эшчәнлегенә хисап тотты. Законнар чыгаруга кагылышлы эшчәнлектән тыш, депутатлар партия проектларын тормышка ашыруда зур өлеш кертә, шулай ук халык мөрәҗәгатьләрен тыңлый. «Бердәм Россия» партиясе оештырган алдан тавыш бирүгә дә зур игътибар күрсәттеләр. Хәзер фракция әгъзалары агитация кампаниесендә катнашырга әзерләнә....

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Советында иң зурысы икәнен искәртте. Анда 100 депутатның 85е кергән. Агымдагы ел башыннан фракция президиумының биш утырышы үткәрелгән, аның төп бурычы - фракциянең булачак утырышлары көн тәртибен карау, көн кадагындагы мәсьәләләр турында фикер алышу, утырышлардагы теге яки бу мәсьәләләрнең максатка ярашлыгын билгеләү. Юрий Камалтынов республика депутатлар берләшмәләре, «Бердәм Россия» фракциясе төркемнәре координацион советы эше турында да сөйләде.

Партия проектларын тормышка ашыруда фракция әгъзалары эшен аерым әйтергә кирәк. Бүген «Бердәм Россия» республика территориясендә 23 федераль, 9 региональ партия проекты гамәлгә ашыра. Иң уңышлы проектлар арасында Камалтынов «Безнең кадерле ветеран» проектын атады. Бу проект өчен төбәк бюджетыннан 67 миллион сум акча бүленеп бирелгән. 15 миллион сум белән иганәчеләр ярдәм иткән. «Мәктәпкә җыенырга булыш», «Балалар университеты», «Балалар ил рәсемен ясый» һәм башка проектлар да уңышлы эшләп килә.

- Безнең өчен иң мөһиме - сайлаучылар белән очрашу. Бездә халыкны кабул итү системасы катгый күзәтү астында, - ди «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе. Әйтик, хисап вакытына Казандагы «Бердәм Россия» партиясенең кабул итү бүлмәсендә 840, башка кабул итү бүлмәләрендә 948 гражданның мөрәҗәгате тыңланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading