16+

«Бердәм Россия» праймеризында катнашучыларның күп өлеше мәгариф өлкәсе вәкилләре

Бүген Татарстанда “Бердәм Россия” сәяси партиясе праймеризында катнашучыларның күпчелеге мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре.

«Бердәм Россия» праймеризында катнашучыларның күп өлеше мәгариф өлкәсе вәкилләре

Бүген Татарстанда “Бердәм Россия” сәяси партиясе праймеризында катнашучыларның күпчелеге мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре.

Бу хакта бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә республикада алдан сайлауларны оештыру комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, партия эчендәге сайлауларда 222 кандидат катнаша. Аларның барысы да “Бердәм Россия” әгъзасы түгел. Лилия Маврина сүзләренчә, һәр дүртенче кеше партиясез.

“Болар барысы да төрле кешеләр, төрле позицияле. Әмма аларның уртаклыгы – актив тормыш һәм гражданлык позициясе”, - ди Лилия Маврина.

Оештыру комитеты җитәкчесе сүзләренчә, партия эчендә алдан сайлауларда катнашучыларның күп өлеше мәгариф өлкәсе вәкилләре.  56сы исә хәзерге вакытта депутатлык вазифасын башкаручылар.

“Калганнары яңа кешеләр һәм бу бик сөендерә. Алар арасында иҗтимагый оешма вәкилләре күп”, - дип белдерде Лилия Маврина.

Кандидатларның күпчелеге ир-атлар, хатын-кызлар бары 38 кеше генә. Яшь ягына килгәндә, кандидатларның уртача яше 50.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading