16+

Беренче миллион тонна әзер!

Татарстанда 390 мең гектар мәйданнан 1,1 миллион тонна ашлык җыеп алынган.

Беренче миллион тонна әзер!

Татарстанда 390 мең гектар мәйданнан 1,1 миллион тонна ашлык җыеп алынган.

Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада 840 мең тоннадан артык бодай, 190 мең тонна арыш һәм 60 мең тонна арпа суктырылган.

Хәзерге вакытта Татарстан игенчеләре борчак суктыруга керешкән. Әлегә  республикада 25 мең тоннага якын борчак җыелган.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман районнарында иң зур мәйданда җыеп алынган.

Ашлык суктыру буенча Зәй, Сарман һәм Нурлат районнары әйдәп бара.


Зоя Солошина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading