16+

Беренче сентябрьдә Россиянең 47 төбәгендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыячаклар

Җирле хакимиятләр билгеле көннәрдә спиртлы эчемлекләр сатуга тыюларны билгеләргә хокуклы. 

Җирле хакимиятләр билгеле көннәрдә спиртлы эчемлекләр сатуга тыюларны билгеләргә хокуклы. 

Хакимият белем көнендә Россиянең 47 төбәгендә алкоголь сатуны тыйды, алар арасында Адыгея, Башкортстан, Бурятия, Курск, Киров һәм Ленинград өлкәләре бар, дип хәбәр ителә Федераль һәм төбәк алкоголь базарларын тикшерү үзәге хәбәрендә (ЦИФФРА).

Канун буенча илдә исерткеч эчемлекләрне 18 яшькә кадәрге яшүсмерләргә сату тыела, шулай ук аны уку йортлары янындагы нокталарда һәм сәгать 23.00 дән алып иртәнге 7.00 гә кадәр сатарга ярамаячак. 

ЦИФФРА башлыгы Вадим Дробиз сүзләренчә, төбәкләрнең бер өлешендә кибетләрдә алкоголь тәүлек буе булмаячак, ә кайберләрендә төнлә генә. Шул ук вакытта Мәскәү белән Санкт-Петербургка да чикләүләр кагылмаячак.

Әмма ул билгеләп үткәнчә, мондый алымны нәтиҗәле дип атарга мөмкин түгел, чөнки кешеләрне алдан ук тыю турында кисәтәләр һәм аларның спиртлы эчеимлекләрне сатып алырга вакытлары бар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading