16+

Беренче сыйныфлар мәдәни көндәлекнең соңгы битен япты

Беренче сыйныфка кергән укучыларга быел «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге»кләрен өләшкәннәр иде. Укучылар ел дәвамында шул көндәлекләрне тутырырга: төрле мәдәни чараларда актив катнашырга, барган театр, концертларны, музейларны көндәлектә теркәп барырга тиеш булды.

Көндәлекләрне читкә алып куйган укучылар булса да, күбесе бу эшкә бик теләп алынды. Мәдәни көндәлекнең сайтында да язышулар, фикер алышулар тынып тормады. Укучылар, ата-аналар сайтта уздырылган төрле чараларда көч сынаштылар. Әлеге проектта Татарстан буенча 40 меңнән артык укучы катнашты.

«Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» номинациясендә җиңүче 147 укучы «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында җыелды. Чарада Татарстан Дәүләт советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.

Уку елы дәвамында һәр беренче сыйныф укучысы уртача 7 мәдәният учреждениесендә булган икән. Китапханә һәм музейлар аеруча популяр булган.
Татьяна Ларионова билгеләп узганча, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча проект киләсе елда да тормышка ашырылачак һәм, беренче сыйныф укучыларын гына түгел, бөтен башлангыч мәктәпне колачлаячак. Балаларга «Апушның тылсымлы төшләре» дигән спектакль күрсәтелде, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading