16+

Бетон кабул итүче җайланманың резервуарларын чистартканда эшче һәлак була

Эшче үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Бетон кабул итүче җайланманың резервуарларын чистартканда эшче һәлак була

Эшче үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылган.

11 май көнне, иртән Казанның Гадел Кутуй урамындагы формалы цех бинасында 36 яшьлек эшче үлемгә китергән авыр тән җәрәхәтләре алган. Әлеге факт буенча Татарстанның тикшерү органнары РФ Җинаять кодексындагы 143 маддәсе 2 өлеше буенча (хезмәтне саклау таләпләрен бозу) җинаять эше кузгаткан. Бу хакта безгә  Россиянең тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 

Тикшерү версиясе буенча, эшче бетон кабул итүче җайланманың резервуарларын чистарту белән шөгыльләнгән, шул вакытта идарә пульты аша шуларның берсе эшләтелә башлый. Эшче шул савытлар арасына кысылып кала. Кызганычка каршы, ир-ат табиблар килгәнче үк һәлак була. 

Хезмәт иминлеге буенча кагыйдәләрне бозган өчен, саксызлык аркасында кеше үлеме белән бәйле факт уңаеннан җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

 

Фото:http://tass.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading