16+

Бетон плитә астында калып, 28 яшьлек ир һәлак булган

Әлмәттә эшче өстенә бетон плитә ишелеп төшкән, ир-ат һәлак булган.

Әлмәттә эшче өстенә бетон плитә ишелеп төшкән, ир-ат һәлак булган.

13 апрель көнне иртән элеккеге автотранспорт предприятиесе биләмәсендә фаҗига булган.

 Әлмәттә элеккеге АТП бинасында эшче өстенә бетон плитә ишелеп төшкән, ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

13 апрель көнне 8.40 сәгатьтә Сургутская урамындагы элеккеге АТП бинасында бетон плитә җимерелеп төшкән, аның астында калган эшче шунда ук һәлак булган. Якында булган эшчеләр хезмәттәшләренә ярдәм итәргә тырышкан, ләкин авыр плитә астыннан аны чыгара алмаганнар.

Беренчел мәгьлүматларга караганда, һәлак булган ир түшәмнең бетон плитәсенә перфоратор белән тишек ясаган. Ниндидер мизгелдә плитә ишелеп төшкән һәм эшче аның астында кысылып калган. Алынган җәрәхәтләрдән 28 яшьлек ир-ат каза урынында ук үлгән.
Һәлак булучының гәүдәсе полицейскийларга тапшырылган. Фаҗига шартлары билгеләнә.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading