Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 очрагы теркәлгән.
- Республикада коронавирусның югары ноктасына әле җитмәдек. Авыру йоктыру очраклары көн саен арта бара. Авыру очраклары кимендә бер атна ачыкланмаганда, республикада вәзгыять яхшырды дияргә мөмкин,- дип белдерде кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе Марина Патяшина.
Билгеле булганча, Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 очрагы теркәлгән. Шуларның 6 сы бүген, 3 апрельдә ачыкланды.
Комментарийлар