16+

«Без сезгә көнләшеп карыйбыз»

16-18 август көннәрендә Казанда Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының VII форумы узды. Әлеге чарада Россиянең 19 төбәгеннән 200 делегат катнашты.

16-18 август көннәрендә Казанда Милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чараларының VII форумы узды. Әлеге чарада Россиянең 19 төбәгеннән 200 делегат катнашты.

17 август көнне «Корстон» комплексында форумның пленар утырышы узды. Аннан соң танылган журналист, алып баручы Леонид Млечин мастер-класс үткәрде.
Форумның пленар утырышын «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ачып җибәрде. Ул форумда катнашучыларны сәламләде һәм нәтиҗәле эш көне теләде.

Форумда шулай ук Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милли эшләр буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия Журналистлар союзы рәисе Владимир Соловьев, милли һәм төбәк матбугат чаралары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, Россиянең төбәк гаммәви матбугат чаралары дәүләт сәясәте үзәгендә булырга тиеш. Заманча мәгълүмати шартларда үз сүзеңне ишеттерү, югалып калмау җиңел түгел. Моңа сәләтле, кыю, үз эшенә бирелгән журналистлар гына ирешә ала.

– Мин үзем дә кайчандыр бер аягым белән шул системада идем. Үзгәртеп кору елларында, 1998 елда миңа һич көтмәгәндә Журналистлар Союзының «Көмеш нур» премиясен тапшырдылар. Бу бүләкне мин «Президент Шәймиевкә үз-үзен җиңгән өчен» дип кабул иттем, – диде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренә караганда, Роскомнадзор мәгълүматлары буенча, Татарстанда 963 гаммәви матбугат чарасы теркәлгән. Аларның 560ы – басма матбугат чарасы, 193е – интернет басмалар, 105е – радио каналлар, 93е – телепрограммалар, 12се – мәгълүмати агентлыклар. Татар телендә 146 газета һәм 56 журнал нәшер ителә. Төбәкләрдә исә 37 матбугат чарасы татар телендә чыга.
– Аларның кайберләре хәтта минем почтама килә. Аларга никадәрле күңел җылысы салынган, – диде Минтимер Шәймиев.

Әлеге очрашуда Дәүләт Киңәшчесе туган телләр мәсьәләсенә карата да фикерен белдерде. Аның фикеренчә, милләтара мөнәсәбәтләр проблемаларына, аеруча туган телләргә кагылышлы мәсьәләләргә бөтенләй кагылырга кирәк түгел иде.
Ул, Россия Президенты Владимир Путинның узган ел Йошкар-Олада әйткән сүзләре артык күпертелде, дөрес аңланылмады, дип белдерде.

– Туган тел – кешенең тумыштан бирелә торган хокукы. Моның турында фикер алышу мөмкинлеге бөтенләй беркайчан да беркемнең дә башына килгәне булмады. Кызганыч, югары даирәдә утыручылар арасында да көнләшүчеләр бар. Ул чагында Владимир Путин Россиянең дәүләт телләре турында кайгыртуын әйтте. Теләсә нинди җитәкче теге яки бу ситуациягә карата үз фикерен әйтергә тиеш. Бу шул очрак иде, – диде ул.
Россия Президентының сүзләреннән соң прокурорларның мәктәптә тикшеренүләр уздырырга тиеш түгеллеген әйтте Минтимер Шәймиев.

– Туган тел проблемалары буенча прокурорлар мәктәпләр буенча йөрде. Без нинди заманда яшибез соң? Туган тел безгә буыннан буынга тапшырылып, әти-әнидән күчкән. Укытучыларның хәтта нервалары чыдамаган очраклар да булды бит. Болай ярамый бит инде. Күпмилләтле илдә болай булырга тиеш түгел, – диде.
Пленар утырышта Россиянең башка төбәкләреннән килгән вәкилләр дә чыгыш ясады. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсе хөкүмәтенең матбугат хезмәте идарәсенең мәгълүмати озату бүлеге җитәкчесе Наталия Сорока фикеренчә, Татарстанда милли матбугат чаралары өчен бик күп эш эшләнә.

– Без сезгә көнләшеп карыйбыз, чөнки башка төбәкләрдә әлеге проблема бик зур. Кызганыч, бездә милли матбугат чаралары көндәшлеккә сәләтле түгел. Алар профессиональ дәрәҗәдә эшләнмәгән. Без кадрларга да зур кытлык кичерәбез. Тәрҗемә итүчеләр юк дәрәҗәсендә. Район газеталарында туган телләрдә тематик полосалар бик аз, – диде Наталия Сорока.
Форум ахырында Россия Журналистлар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading