16+

Бездә дә Төркиядәге кебек парклар булмагае

Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Төркиягә барган иде.

Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Төркиягә барган иде.

Анкарада аны шәһәр Губернаторы урынбасары Мәхмәт Али Улуташ каршы алган. Эш сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Даутоглу һәм Анкара шәһәре мэры Мәлих Гекчәк белән дә очрашкан, Казан һәм Анкара мэрияләре вәкилләре Тугандаш багланышларны үстерү программасына имза салачаклар.Бүген исә, 30 апрельдә, Татарстан Республикасы башлыгы Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән күрешергә тиеш. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Төркия башкаласының кайбер җәмәгать пространстволарын карарга һәм парклар, бульварлар төзегәндә кулланылучы технологияләр белән танышырга җыена. Рөстәм Миңнеханов Төркия-Татарстан эшлекле форумында да катнашыр дип көтелә. Эш визиты кысаларында, Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган белән дә очрашу каралган.

Татарстан делегациясе составында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, дип хәбәр итә Татарстан Президенты Матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading